История села

Согласно записям в Центральном государственном историческом архиве РБ, деревню Каралачук (ранее название писалось «Караласик») основали мишари «по грамоте государей, засвидетельствованной Уфимского наместничества палатой гражданского суда 3 июня 1784 г. на владение землей» на земле Ельдякской волости.

В 1795 году в деревне насчитывалось 116 человек мишарей, к 1816 году численность населения возросла до 280 человек, в 1834 году посчитали 338 жителей.

В 1843 году было посеяно 1064 пуда ярового и 2320 пудов озимого хлеба. Работала своя мельница, имелась мечеть. Всего в 68 дворах находилось во владении 404 коровы, 390 лошадей, 168 коз, 344 овцы. Пчеловоды брали мед из 47 ульев.

По состоянию на 1859 год количество сельчан составляло 620 человек. В 1870 г. – 657 человек. В 1920 году в деревне располагалось 286 дворов, проживало всего 1435 человек.

————————————————————————

         Авылны Калкаман исеме белән бәйлибез. Риваятьләр буенча, ул куп итеп мал асраган. Уз эшчеләре да булган. Бурлаклар тынгы бирмәгәннәр һәм ул Наҗы елгасы буена кученергә карар итә. Бер акланга урнаша. Уйсулыкта чишмә агып чыга. Башта Калкаман узенә алачык төзи,аннары маллар өчен утар тота. Авылдан ерак тугел сәудә юлы утә. Сәудәгәрләр алачык янында туктала. Ял итәләр, атларын эчертәләр. Ә Калкаманнын торагын Коры алачык дип атаганнар. Безнең авылның исеме дә шуннан килеп чыккан.

Зиратны авыл читендә ачканнар. Тора-бара зират авыл уртасында калган. Биредә мәрхүмнәрне 1516 – 1911 елларда җирләгәннәр. Шул мәгълүмәтләргә караганда, Коралачык авылы якынча 1515 елда барлыкка килгән.

Калкаман улгәч, авыл читендәге яланны, чокырны, чишмәне аның исеме белән атый башлыйлар.
1600 елда Коралачыкта мишәр Янбарисов яши башлый. Ул Кушнаренко ягыннан килгән, дип сөйлиләр. Ул чагында авылда 15ләп йорт булган. Шуннан бирле безнен кешеләрне мишәрләр дип йөрткәннәр. Авылда берничә ыру билгеле: Күркә, Түкәш, Чүпрә, Үләй, Чүмеч. Алар арасында иң зурысы – Чүкеч ыруы. Бикмөхәммәтовлар, Дәүләтшиннар, Кәлимуллиннар, Йомаголовлар, Нәбиуллиннар, Хәкимовлар шул ыруга карый.

Авыл зурайганнан-зурая. Көтүлекләрне арттыру өчен урманны кисәләр. Соңыннан бу җирләрнең бер өлеше көтүлеккә әйләнә. Җиребезнең Тарлау, Тукмаккүл, Кыскакүл. Чатра, Саескан куагы кебек топонимик исемнәре кызыклы.

Колхозлар ныгып, маллар күбәйгәч, Калкаман чишмәсе аша ат һәм сыер көтүлэре йөри башлый. Янәшәдән машина һәм тракторлар үтә. Бераздан күпер төзегәндә авыр техника чишмәне таптап бетергән. 1955 елда авыл халкы юлдан 500 метрлап читтә, Калкаман чокырыннан югарырак урында, икенче чишмәне төзекләндерә. 70нче елларда колхозларда төзелеш эшләре киң җәелдерелә. Калкулыкта урнашкан сыерлар абзарыннан пычрак агып, чишмәне боза. Авыл кешеләренә икенче чыганак табудан башка чара калмый. Ераграк булса да, яңа чишмәгә йөриләр.

Авылда ике мәчет була. Динәһлләре – Өчбүләдән килгән мулла Шәйхәйдәр Тупиев була. Аннары Ярулла Мөҗипов, Гайса Шәйдуллин, Шәрифулла Шәрифуллин, 1890 елдан Шәйдулла мулла эшләгән, аннары Хәйдәр мулла. Соңрак – Рәхимҗан, Хәмәтвәли, Нигъмәтҗан һәм Шәриф муллалар. 1992 елдан бирле авыл мәхәлләсен Мөнәвир хәзрәт җитәкли.
Революциядән соң мәчетнең берсен сутәләр. Икенчесендә дә намаз укырга рөхсәт итмиләр. Манарасын кисәләр һәм икенче урынга кунакханә итеп кучереп куялар. Авылга мәчет һәм манара 1992 елда кабат кайтты.

Авылның үз байлары да билгеле: Гатият, Шакир, Сәгъди һәм Әпеч. Әпечнең ике су тегермәне булган.

                                                                   Рәүф Хәкимов статьясыннан.